28 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең 29 гимназиясендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Борханова Г.Д. һәм Камаева Э.Р. әлеге конференциядә катнашып уңышлы чыгыш ясаган өчен Диплом белән буләкләнделәр. Котлыйбыз!