Бәйрәм уңаеннан үткәрелә торган чаралар вакытында халык җыелган урыннарда сезне уяу, игътибарлы булырга чакырабыз.
Хуҗасыз калган шикле әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз, кемнеке икәнен, кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Шул ук вакытта аңа кагылмагыз, ачмагыз, урыныннан күчермәгез, чөнки бу шартлауга, корбаннарга китерергә мөмкин. Шикле предмет турында кичекмәстән хокук саклау органнарына 3-04-02, 02, 112 телефоннары аша хәбәр итегез.
Җәмәгать урыннарында, халык тупланган җирләрдә шикле кешеләргә дә игътибар итегез. Бигрәк тә полиция патруле күренү белән тынгысызлык күрсәтүчеләр сагайтырга тиеш. Шикләрегез турында, әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын тартмыйча гына, тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләренә әйтү яхшы булыр. Озак вакыт караусыз калган автотранспортка, бигрәк тә башка регион номеры булса, игътибар итәргә кирәк.
Криминаль статистика күрсәткәнчә, төрле мошенниклар бигрәк тә бәйрәм чаралары вакытында активлаша, квартир басулар ешая, ялган акча түләргә маташулар булырга мөмкин. Уяу булыгыз!