Татар Суыксуы урта мәктәбе укучылары "Мин - тикшеренүче" V Идел буе яшүсмерләр фәнни-тикшеренү конференциясендә.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Түбән Кама шәһәрендә V Идел буе яшүсмерләр фәнни-тикшеренү конференциясендә безнең 8 сыйныф укучылары  Ибраһимова Регина һәм  Әюпов Шамил катнашты. Ибрагимова Регина "Идел буе халыклары тарихы" секциясендә эзләнү эшен уңышлы яклап, беренче урынга лаек булды. Регина 1нче дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләккә, ә фәнни җитәкчесе Гөлназ Фәйрушина рәхмәт хатына ия булдылар. Әюпов Шамил “Табигать фәннәре ” секциясендә “Физика, физики и Великая Отечественная Война”  дигән темага уңышлы чыгыш ясап, сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе Гыйльфанова Филиза истәлекле бүләккә ия булды. Без аларны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International