Бүген, 28 апреле көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 гә кадәр Актаныш муниципаль районы «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Чарада катнашучы җирле үзидарә органнары, район прокуратурасы, шулай ук адвокат һәм нотариус турында тулырак мәгълүматны Сез, http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/provedenie-edinogo-dnya-okazaniya-besplatnoy.htm сылтамасы аша кереп, таныша аласыз.