Актаныш районы Иске Байсар авылы уртасында Бөек Ватан сугышында туган илне саклап башларын салган сугышчы – авылдашларга багышланган һәйкәл тора. Менә ничә еллар инде ул халкыбыз батырлыгын данлый. Күптән түгел һәйкәлне төзәтү – яңарту эшләре башланды. 25 апрель көнне укучылар һәйкәл янында булдылар, аның территорриясен җыештыруда катнаштылар.