“Ирләрсез авыл”

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

“Язгы изгелек атнасы” акциясе кысаларында Байсар урта мәктәбенең 3-4 класс укучылары “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар.  Музей җитәкчесе һәм тарих укытучысы Хәйриева Л.Г. укучыларны Ватан сугышы чорында авылның авыр тормышы белән таныштырды. Бу чорда авылыбыз халкы Эстониядән килгән качакларны да сыендыра. Алар арасында Эстония ССР ның атказанган язучысы Лилли Промет та була. Соңрак ул 1941-1945 еллардагы тыл тормышын чагылдырган “Ирләрсез авыл” романын иҗат итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International