Өлкәннәргә булышу изге эшләрнең берсе булып тора. 6 класс укучылары бу эштә дә сынатмыйлар. 21 нче апрель көнне, класс җитәкчесе Илнар абыйлары җитәкчелегендә Муса Җәлил урамында яшәүче Әнүзә апага шефлыкка бардылар. Капка төбе,ишек алды һәм бакча аллары чүп-чардан чистартылды, тәртипләп куелды.