20 апрельдән башлап “Весенняя неделя добра” дип исемләнгән республика күләм акция старт алды. Такталачык урта мәктәбенең оештыручысы Низамов Р.Т. җитәкчелегендә, “ТАҢ” балалар оешмасы укучылары план төзеп һәр класска эшләр җиткерделәр. Бу акция кысаларында укучылар төрле чараларда катнашачаклар.