Әй, егетләр 2015

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

19 апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә “Әй, егетләр!” исеме астында спорт уеннары үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикалары - Алабуга, Сарман, Актаныш, Черемшән, Уфа, Яңа Чишмә, Әлмәт, Әгерҗе районнарыннан вәкилләр 6 төрле спортта көч сынаштылар. Бу – волейбол, ирекле көрәш, гер күтәрү, апрмреслинг, дартс һәм канат тарту. “Батыр” спорт комплексы катнашучы һәм тамашачылар белән тулып тора иде.

 “Әй, егетләр!” спорт уеннарының төп үзенчәлеге булып катнашучыларның төрле яшьтә булулары тора – 5 яшьтән 50 яшькә кадәр.

Актаныш командасы уеннарда дартс һәм волейбол буенча 2 урынны яуладылар.

Барлык җиңүчнләр дә китап һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International