Меңнәр мәктәбе яңалыклары

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Меңнәр мәктәбендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында "Каләмне корал итеп..." темасына әдәби кичә уздырылды. Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән язучы-шагыйрьләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты өйрәнелде. 5 класс укучылары яттан шигырьләр сөйләде, әсәрләрдән өзекләр укыды. Шулай ук, китап күргәзмәсе эшләнде. Татар теле укытучысы Фаррахова Р.Р. аңа күзәтү үткәрде. Әдәби кичә эчтәлекле, тәрбияви булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International