21 апрель - Илебездә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев  җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

 

-Халык сезгә һәм сезнең коллегаларга җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүне һәм үзенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын үтәүне зур ышаныч белән тапшырган. Әйтергә кирәк, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә җирле үзидарә органнары муниципалитетлар тормышының икътисадый, социаль, мәдәни өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә ирешә алдылар.

 

Югары һөнәри осталыгыгыз, үз вазыйфаларыгызга җаваплы каравыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим, диелгән әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International