Тыл ветераны Фәттәхова Рәисә Мирзасалих кызына 90 яшь

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 апрель көнне, Чишмә авылында яшәүче тыл ветераны Фәттәхова Рәисә Мирзасалих кызына 90 яшь тулды.

Рәисә Фәттәхова Түбән Ахун авылында Мирзасалих һәм Бибиразыя апалар гаиләсендә туа. 7 балалы гаиләдә иң өлкәне була. 7 сыйныф белем алгач, бухгалтерия курсларында укый. Озак еллар гына хисапчы булып эшли, колхозда хезмәт куя.

1946 елда Нәвап ага белән гаилә коралар, 5 бала үстерәләр. 60 ел бергә гомер кичереп, балаларына әйбәт үрнәк тәрбия бирәләр.

Өйләренә килеп кергәч тәрәз төбендә шау чәчәктә утырган гөлләргә игътибар итми калмыйсың – Рәйсә апа аларны иркәләп, назлап үзе үстерә.

Рәисә әби - чын матур татар әбисе, дәү әнисе – бүгенге көндә 5 вакыт намазын укый, маллар янында йөри, бакчада эшләргә ярата.

90 яшькә җитүенең сәбәбе – ул беркайчан да үзе турында уйламады, һәрвакыт балалары, тормыш иптәше, туганнары, күршеләре өчен җан атып торды, дип аңлата якыннары.

Рәйсә апаны олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International