Кечкенәләр сине укый, Тукай!

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

16 апрель көнне , Актаныш үзәк балалар китапханәсендә,  “Әтәчкәй” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек группасы (тәрбиячеләре Рушания Ибнеева) кунакта булды. Балаларны китапханә тәртипләре белән, шагыйрьнең кечкенәләр өчен язылган китапларыннан  төзелгән күргәзмә белән таныштырдык.  Балалар белән бергәләп “Кечкенәләр сине укый, Тукай!” дигән әдәби сәгать уздырдык. Нәни кунакларыбызны слайд презентация ярдәмендә шагыйрьнең гомер юлы, иҗаты белән таныштырдык.  Соңыннан алар үзләре Тукайның  кечкенәләр өчен язган шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар. Кичәбезнең истәлеге итеп  группага китап бүләк иттек.  





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International