14 апрель көнне 14.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге сәяси Советы утырышы узды. Утырышта сәяси Совет, район ревизия комиссиясе членнары, башлангыч бүлекчә сәркатипләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Актаныш җирле бүлекчәсеннән “Бердәм Россия” сәяси партиясенә член булып 6 кеше кабул ителде:
Гайнуллин Айрат – Башкарма комитеты инфраструктур үсеш булегенең баш белгече;
Зәйнетдинов Булат - ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе;
Закиров Ильяс – Пучы җирле шифаханәсенең баш врачы;
Нуртдинов Нияз – Пучы авыл җирлеге башлыгы;
Хазиева Алмазия – “Бердәм Россия” партиясе “Яшь гвардия” район оешмасы җитәкчесе;
Хамидуллин Илүс – ООО “Нур Баян” хуҗалыгының баш инженеры.
Утырыш алдыннан аларга партия билетлары тапшырылды.
30 мартта Яр Чаллы шәһәрендә “Бердәм Россия” сәяси партия оешмасының Татарстан Региональ бүлеге сәркатибе Ф.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә киңәшмә үткәреп, анда Татарстан Республикасы Президенты, “Бердәм Россия” сәяси партия оешмасының Татарстан Региональ бүлеге Аппараты хезмәткәрләре, 11 районның җирле бүлекчәләре сәркатипләре, сайлау штабы җитәкчеләре , Региональ хезмәттәшлек һәм үсешне тәэмин итү фонды һәм филиаллары җитәкчеләре катнашты. Шул киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләр буенча Партиянең Актаныш җирле бүлекчәсе алдында торган бурычларын аңлатып Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе Нурулла Нурлыев чыгыш ясады.
Утырыш ахырында Актаныш җирле бүлекчәсенең 2015 елга эшчәнлеген тәэмин итү буенча төзелгән төп чаралар турында килешүнең үтәлешен даими контрольдә тотарга, башлангыч партия бүлекчәләренең алда торган төп бурыч – ТР Президентын һәм муниципаль сайлауларны уңышлы үткәрүне – яхшылап оештырырга, моның өчен эчке партия эшен яхшыртырга, аеруча Партия сафларын арттырырга карарлары кабул ителде.