Батырларның даны мәңгелек

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
15 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Геой Хәсән Замановка багышланган батырлык дәресе үткәрелде. Чара барышында "Безнең Герой" дигән презентация тәкъдим ителде. "Сугыш турында китаплар" дигән буктрейлер күрсәтелде. Хәсән Замановның ерак туганы Мэлс Абуяров  Хәсән турында сөйләде. Ә Рәмилә Салихова Североуральскида Герой белән бәйле булган истәлекле урыннардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Бу чара укучыларда авылдашыбыз Герой Хәсән Заманов белән горурлану хисләре уятты һәм  әлеге кичәне оештырган китапханәче Ләйсән Акмаловага рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International