Район үзәге Актанышны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча Актаныш авыл башкарма комитеты 2015 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр икеайлык уздыру турында карар кабул итте һәм чаралар планы эшләде.
Ике айлыкның 15 көне узып китте. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен да олылап каршы аласыбыз бар, шуңа күрә Актанышыбызны бергәләп чистартып, матурларга кирәк. Моңа кадәр оешмаларыбыз зур активлык күрсәтте, әмма эшлисе эшләребез әле шактый:
– район үзәгендә, план нигезендә, агачлар утырту һәм аларны койма белән әйләндереп алу;
– үзебез яшәгән һәм эшләгән урыннарны, урамнарны, су буйларын, йорт, бина тирәләрен, юлларны, бакчаларны чүп-чардан арындыру;
– урамнарда, ягъни йортлар каршында төрле чүп-чарны, ком өемнәрен, төзелеш материалларын, машиналарны, иске техниканы алып бетерү;
– ял паркларын, су чыганакларын, урам юлларын, зиратларны тәртипкә китерү.
Мөнир Әмирханов, Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе:
Хөрмәтле актанышлылар! Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү, чистарту, матурлау максатыннан, 18 апрель көнне зур өмә уздырыла. Шул уңайдан, җирлектәге барлык оешма-предприятие эшче-хезмәткәрләрен, барлык гражданнарны бу өмәдә актив катнашырга чакырам.
Өмә көнне оешма-предприятиеләр билгеләнгән урыннарда эшләячәкләр. Мөмкинлекләре булган барлык гражданнарны җирлектәге зиратларны төзекләндерү-чистарту эшендә катнашырга чакырам. Зиратларда эшләячәк гражданнар үзләре белән тырма, сәнәк, балта, пычкы кебек эш кораллары алып килсеннәр иде.
Бу көнне чүпләрне ташу өчен оешма-предприятиеләр тарафыннан техника куела.
Өмә 8 сәгатьтә башлана.