“Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә 15 апрель көнне терлекчелек мәсьәләләренә багышланган 24 форма киңәшмә узды. Чараны Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Анда алдагы ай эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды.
Район башлыгы урынбасары Илфак Бариев терлек үрчетеп, икътисади тотрыклылык булдырган авыллар эшчәнлеген үрнәк итеп китерде. Иң күп мөгезле эре терлек асраучыл хуҗалыклар Чалманарат, Актаныш, Кәзкәй авыл җирлегендә.
Терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов таныштырды. 1 апрельгә район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 34005 баш мөгезле эре терлек, 24892 баш сарык, кәҗә һәм 461 баш ат исәпләнә. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда,терлек баш саннары үсеш алган.
Хуҗалыкларны акча белән тәэмин итүче сөтчелек тармагында тотрыклы хуҗалыклар белән беррәттән, артта сөйрәлүче хуҗалыклар да бар. Аларга карата кискен тәнкыйть сүзләре әйтелде.
Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде:
ООО “Тамыр” хуҗалыгыннан ветеринария хезмәткәре Харисов Әлфәрит, комплекс ферма мөдире Нурымов Флорит, ферма мөдире Габдуллин Рәфит,
ООО “Ташкын” хуҗалыгыннан ветеринария хезмәткәре Гәрәева Илгина, Әхмәтов Илназ, технолог Хайбрахманов Нияз, Яңа Байсар фермасы мөдире Галиев Азат,
ООО “Эконом” хуҗалыгыннан ветеринария хезмәткәре Кадыров Дилүс, баш зоотехник Мәдияров Финарис,
“Әнәк” агрофирмасы технологы Шәмсетдинов Рәмзил, агрофирманың Кыркаентүбә фермасы технологы Газетдинов Илдар, Күҗәкә фермасы мөдире Гайнетдинов Ирек, Түке фермасы мөдире Шәрәфиев Юныс, Айман фермасы мөдире Миргалисов Рөстәм,
ООО “Актаныш” агрофирмасы технологы Рахипов Әхмәтгаяз, агрофирманың Олы Имән фермасы мөдире Исламова Гөлшат,
ООО “Нур” хуҗалыгының Шәрип фермасы технологы Илдар Йосыпов,
ООО “Башак” хуҗалыгының ветеринария хезмәткәре Авзалов Назыйм, технолог Индаев Камил, Иске Әлем ферма мөдире Габдуллина Нурания,
ООО “Чишмә” хуҗалыгының баш зоотехнигы Низамова Фәнисә,
ООО “Нур Баян” хуҗалагыннан ветеринария хезмәткәре Төхвәтуллин Илназ,
ООО “Таң” хуҗалыгы технологы Фахразиева Дилә,
ООО “Нива” хуҗалыгының Актанышбаш фермасы мөдире Сәгдиев Ришат Актаныш муниципаль район башлыгы фондыннан премия белән бүләкләнделәр.