14 апрель көнне Актаныш районы Яңа Әлем авылында кызыклы очрашу булды. Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәреннән Валерий Галимөхәмәтов үзенең туганнарын эзләп кайткан.
Валерий Галимөхәмәтов «Кижи» музей-тыюлык җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ул Казанга эшлекле күрешүгә килгән булган. Валерий Галимөхәмәтов:
- Минем тамырларым Актаныш якларына барып тоташканын белгәч Казанда да, район җитәкчеләре дә үз туганнарыдай кабул иттеләр. Районга кайту да мәшәкатьләрсез җайлы гына килеп чыкты. Бик зур рәхмәт аларга.
Валерий Николаевич үзе Петрозаводск шәһәрендә туып үссә дә, аның бабасы Ильяс Галимөхәмәтов Актаныш районы Тимер Күл авылыныкы була. 1941 елның 7 июльдә хәрби хезмәткә чакырыла - Ленинград шәһәренә килеп эләгә. 1943 елның 1 августына кадәр каһарманнарча Ватанны саклауда катнаша, ләкин хәбәрсез югалганнар исемлегенә керә. Ильяс абзыйның хатыны 4 бала белән ялгызы кала. Иң зур терәге – олы улы Нуг (хәзер Николай) була.
Бүгенге көндә Николай Ильяс улы Галимөхәмәтов хатыны белән Лахденпохья (Карелия Республикасы) шәһәрендә гомер кичерәләр.
Яңа Әлем авылында Валерий Галимөхәмәтовның әтисе Николай белән ике туган Мөхәмәтдинов Мирзанур Сафа улы, аның хатыны Гөлүсә апа гомер кичерәләр. Балалары да, оныклары да бик матур гына яшәп яталар, гомумән бик матур ишле гаилә. Килгән кунакны матур җылы “ чын татарларча” кабул иттеләр. Валерий Галимөхәмәтов:
- Татарстан якларында кешеләр бик ачык, яхшы күңелле икән. Миңа күп җирләрдә булырга туры килде, әмма мондый халыкны беренче күрүем. Күренеп тора халык кәнәгать, эшләргә эше бар, ашаган ризыкның кадерен беләләр, җитәкчеләре гадел. Моңа ачы сугышны күргән, ачлыкны татыган өлкән буын тәрбиясе тәэсире дә зур дип уйлыйм.
Очрашудан кәнәгать калып, туганнары ишәюенә сөенеп, арада барлыкка килгән элемтәне өзмичә яшәргә өметләнеп, Валерий Галимөхәмәтов тагы юлга, үз гаиләсе – хатыны һәм балалары янына кузгалды.