Онытмасыннар өчен

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Бүген Күҗәкә авыл клубында китапханәче Акмалова Ләйсән тарафыннан тыл ветераны Абуяров Мэлс абый белән очрашу үткәрелде. Әлеге чарада Күҗәкә мәктәбе укучылары катнашты. Абуяров Мэлс Хәсән Замановның ерак туганы буларак, аның белән бәйле хәтирәләре турында сөйләде. Шулай ук 80 елларда Күҗәкә мәктәбе укучыларының Североуральск шәһәрендә булуларын чагылдырган фотолар күргәзмәсе оештырылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International