16 апрельдә Владимир Путин белән туры линия була

2015 елның 10 апреле, җомга

16 апрельдә берничә теле- һәм радиоканалларды ел саен үткәрелә торган “Владимир Путин белән туры линия” махсус программасы эфирга чыга, дип хәбәр ителә Россия Президенты сайтында. Аерым алганда, программа 12.00 сәгатьтә “Беренче канал”, "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре эфирына чыгачак.

Владимир Путин Россиядә яшәүчеләр белән аралашканда, илнең иҗтимагый-сәяси һәм социаль –икътисадый тормышына, шулай ук халыкара хәлгә кагылышлы кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Үткән еллардагы кебек, Россия Президентына сорауларны студиягә чакырылган программа кунаклары гына түгел, ә Россия шәһәрләре белән туры тоташтырулар кысаларында, элемтәгә чыгучылар, шалтыратучылар бирә ала, SMS-хәбәрләр җибәрүчеләр, шулай ук кыска видеосораулар яздыручылар белән дә аралашачак. Шулай ук программа сайты укучылары үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча Россия Президенты фикерен белә ала. Быел программа адресына  беренче тапкыр MMS-хәбәр җибәрү мөмкинлеге булдырылган. Сораулар атна дәвамында җыелачак.

Бердәм эшкәртү үзәгенә һәм сайтка килгән кызыклы һәм актуаль сораулар туры эфир вакытында Владимир Путинга биреләчәк.

Бердәм хәбәрләрне эшкәртү үзәге 9 апрельдә эшли башлады һәм программа тәмамланганчы дәвам итәчәк. Үзәккә Россиянең теләсә кайсы урыныннан 8-800-200-40-40 телефоны аша шалтыратып була. Шәһәр телефоны һәм кәрәзле телефоннардан шалтыртау бушлай.

Интернет аша сорауларны www.moskva-putinu.ru адресы буенча программа сайтында һәм москва-путину.рф адресы буенча “Сорау бирергә” бүлегендә бирергә була. Моннан тыш, Президентка сайтның шул ук бүлегеннән кыска видеомөрәҗәгать яки кәрәзле җиһазлар өчен махсус кушымтадан файдаланып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
04040 номерына SMS һәм MMS-хәбәрләр Россия элемтә операторлары телефоннарыннан гына кабул ителә. Хәбәрләр җибәрү шулай ук бушлай. Сорауны бары тик рус телендә бирергә мөмкин һәм аның күләме 70 билгедән артырга тиеш түгел.

Программаның интернет-сайтында, шулай ук Россия Иҗтимагый телевидениесе эфирында, узган елдагыча, сурдотәрҗемәче белән онлайн-трансляция булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International