Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3239,4 тонна тәшкил иткән

2015 елның 10 апреле, җомга
Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3239,4 тонна тәшкил иткән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, продукция 134,8 тоннага арткан, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Агымдагы ай башы белән чагыштырганда, сөт җитештерү күләме 42,4 тоннага арткан, ә узган көнгә караганда – 4,2 тоннага.
Сөт җитештерү буенча Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Актаныш һәм Апас районнары сөтчелек комплекслары хезмәткәрләре лидерлык итә. Алар үткән тәүлектә 100-167,9 тонна сөт савып алган.
Ә Аксубай, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногрск, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә, Спас, Мөслим, Менделеевск һәм Чирмешән районнарында бу төр терлекчелек продукциясен җитештерү буенча вазгыять тотрыклы түгел. Алар үткән тәүлектә 13,4-79,2 тонна гына сөт савып алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International