Бүген Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 класс укучылары класс җитәкчеләре Р.Ш.Гыйльфанова, И.Д.Хуҗиналар белән берлектә хезмәт ветераны Саматов Нәсих абый белән очрашу уздырды. Кичә бик күңелле, эшлекле, дустанә атмосферада узды. Нәсих абый үзенең күңелендә калган истәлекләре белән уртаклашты. Үзе язган шигырләрен укыды, хәтта җырлап та күрсәтте. Әлеге очрашу укучылар күңелендә озак вакытлар сакланыр әле. Арабызда шундый ветераннар булуына без чиксез шат.
Картаймагыз әле ветераннар,
Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар!