Саулыгым - байлыгым.

2015 елның 10 апреле, җомга
7 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган  "Могҗизалар кыры"  уены үткәрелде. Чарага медицина белгече дә чакырылган иде. Ул үз чыгышында сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Физик күнегүләрне бергәләп эшләү  чарага килүчеләрнең кәефен күтәрде. Уен өчен сораулар медицина темасын яктырткан әдәби әсәрләрдән алынган иде. Чара барышында китапханәче "Сәламәт булыйм дисәң..." дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Һәркем  бу  файдалы, мавыктыргыч чарадан үзенә бик күп мәгълүмат алды һәм  кичәне оештыручы китапханәче Ләйсән Акмаловага рәхмәт хисләрен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International