Татарстанда быел Сабан туйлары уздыру көннәре билгеле булды

2015 елның 10 апреле, җомга
Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Сабан туе быел 1 августта үткәрелә. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәмен уздыру турындагы Указны имзалады. Документта шулай ук әйтелгәнчә, Татарстанның авыл җирләрендә һәм район үзәкләрендә (шулай ук республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) Сабан туйлары 6-7 июньдә уздырыла. Яр Чаллы һәм Түбән Кама калаларында бәйрәм 13 июньгә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International