"Җиңү юллары буйлап" исемле бәйге-викторина.

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
9 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында район буенча уздырылган "Җиңү юллары буйлап" исемле бәйге-викторинада  җиңүчеләргә мактау кагәзьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүнең бөтендөнья тарихи әһәмиятен пропагандалау максатыннан, үзәк китапханә райондашларыбыз арасында үткәргән бәйге-викторинада җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр, мактау кагәзьләре тапшырылды. Өлкәннәр арасында Зөбәер авылыннан Зәйнуллина Рәфидә, Күҗәкә авылыннан Хаҗиев Сәяф, зурлар арасында беренче урын- Хисамова Нурсия(Актаныш беренче гомуми белем бирү мәктәбенең китапханәчесе), икенче урын-Галлямова Гөлназ (Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы), өченче урыннар- Галиева Ландыш (Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Төхвәтуллина Фидания (Такталачык коррекция мәктәбе укытучысы), мәктәп укучылары арасында беренче урын-Галлямова Айгизә ( Актаныш икенче гомуми белем бирү мәктәбеннән), икенче урын- Салахова Ләйсән (Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән), мәктәпләр арасында бернче урын- Чалманарат төп гмуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе-Исрафилова Әлфия, татар теле һәм әдәбият укытучысы), икенче урын-Татар Суыксуы төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе Гарипова Әнүдә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы), өченче урын- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе (җитәкчесе-Хәбибуллина Сөмбел, татар теле һәм әдәбият укытучысы) билгеләнде.













ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International