7 апрель көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Бердәм дәүләт имтиханы: яңалыклар һәм алда торган бурычлар” дигән темага 11 нче класста ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта мәктәп администрациясе, фән укытучылары , ата-аналар, укучылар катнашты.
Фән укытучылары үзләренең чыгышларында ата-аналарны БДИ эшләре һәм аларны бәяләү нормалары белән таныштырдылар, уку елы барышында мәктәп, район күләмендә үткәрелгән сынап карау имтиханнарына анализ ясадылар. Укыту эшләре буенча директор урынбасары ата-аналарны , укучыларны БДИ бирү тәртибе, һәр фәннән минималь баллар, 2015 елда бланкларны тутыру тәртибе белән таныштырды. БДИ га әзерлек буенча Рособрнадзор тәкъдим иткән “Не рискуй”, “День икс”, “Общественные наблюдатели” дигән видеороликлар күрсәтелде. Мәктәп директоры З.Х.Латыйпова сынап карау имтиханнары буенча гомуми анализ ясап, укучыларга БДИга әзерлеккә җаваплы карарга кирәклеге турында аңлатты. Ата-аналар җыелышы фикер алышулар белән тәмамланды.