Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Дөньяда кеше сәламәтлегеннән дә кадерлерәк бер нәрсә дә юктыр.  Актаныш балалар китапханәсендә шушы дата уңаеннан  төзелгән китап күргәзмәсе юкка гына “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип аталмый.  Кечкенә вакытта кем генә  үзенең сәламәтлеге турында уйлый икән.  Безнең күпләребез кечкенә вакытта укыган шигырь юлларын хәтерли хәзер дә торгандыр әле: “кояш, һава һәм су – безнең иң якын дусларыбыз...”. Менә шуңа күрә дә, быелгы сәламәтлек көненең төп тематикасы - сәламәт туклану турында. Чөнки зарарлы ризыклар куллану - ел саен меңәрләгән кешенең гомерен ала.  Дөрес туклану -  сәламәтлеклекне саклауның 10 кануннарының берсе булып тора.  Китапханәбезгә йөрүче балалар белән сәламәтлек турында сөйләшү уздырдык  һәм бу тема буенча  китапларга күзәтү уздырдык.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International