Актаныш кызы Фирүзә тауга йөгерү буенча Россия чемпионатында - икенче

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
4 апрель көнне Железноводск шәһәрендә яшьләр арасында тауга йөгерү буенча Россия чемпионаты булып узды. Чемпионатта Россиянең 10 субъектыннан 13 иң көчле спортчы көч сынаштылар. Ярышларда  якташыбыз (Актаныш районы, Югары Яхшый авылы) Җиһангирова Фирүзә 5000 метр дистанциягә йөгереп, 2 урынны яулады. Тренеры – Тимиров Рүзил. Шулай ук Татарстан Республикасы командасында Казан шәһәре спортчысы Антонова Анастасия дә катнашты һәм 3 урынны яулады. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International