3 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 5“В” сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Хафизова) катнашында фронттан килгән солдат хатларын уку кичәсе булып узды. Кичәбезнең олы кунагы, сугышның иң беренче көннәреннән алып соңгы җиңү көненә кадәр шул вакыйгаларның эчендә кайнаган, сугыш ветераны Садри абый Сәхдиев булды. Кичә барышында солдат хатларыннан төзелгән презентация һәм “Көт мине” тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Садри абый үенең балачак, сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар бик кызыксынып тыңлап утырдылар. Кичә ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, Садри абыйга язган хатларын укыдылар һәм солдат биштәренә күчтәнәчләр, өчпочмаклы хатларны салып ветеранга тапшырдылар. Очрашуның истәлеге итеп Садри абый белән бергәләп фотога төштек.
.jpg)