Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти – әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Бу авыр тормыш ситуацияләреннән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим булып тора.
Ләкин бөтен бала да үзенең эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаган чаклары була. Мондый очракларда “Ышаныч телефоны” аша проблемаларының хәл итү уңай нәтиҗә бирә. Шуңа күрә, безнең “Игелек үзәге”ндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә “Ышаныч телефоны” эшли. “Ышаныч телефоны” на шалтыраткан һәрбер бала, яшүсмер кирәкле киңәш һәм җавапка алачак.
Эш көннәрендә 3-02-80 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122. Бу номерга тәүлек буена мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм ул аноним рәвештә алып барыла.
Төгәлрәк мәгълүматлар www. ya – roditel.ru сайтында Медиагалерея бүлегендә урнаштырылган.