Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

2015 елның 3 апреле, җомга
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген республика аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр ихтимал.

 Көндез 2-7 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында иң җылысы булса, төньяк-көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә.

4нче апрельгә каршы төндә Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава, көнбатышта урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә. Төнлә - 8, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкын булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International