“Ак калфак”лылар Казанда чәк–чәк пешерү буенча мастер–класс үткәрә

2015 елның 3 апреле, җомга
16–18 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызлары өчен чәк–чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә. Әлеге милли татлы ризык әзерләү серләрен өйрәнү дәресләре Казан шәһәренең “Хөррият”, “Тәмле булсын”, “Дворянское гнездо” рестораннарында узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Чәк–чәкне төрле якларда төрлечә ясыйлар. Оештыручылар исә төрле формаларда өйрәтүне максат итеп куя.

Пешекче дәресләренә килүчеләргә кичке күңел ачу чаралары да каралган. Программада: Кытайда туып үсеп, Казанда белем алучы татар балалары белән танышып, алар тарафыннан әзерләнгән концерт; Г.Камал исемедәге Татар дәүләт академия театрында спектакль карау; “Казанның 1000 еллык” музеена сәяхәт һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International