Танылган фоторәссам Актанышта булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерде

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге “Җиңүнең 70 йөзе” дип аталган фотопроект башлап җибәрде. Проект кысаларында танылган фоторәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Гобәев республика районнарында булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшереп йөри.

 1 апрель көнне фотосессиядә Актаныш районнан Бөек Ватан сугышы  яугирләре Әнәс Моратов, Хәмит Мавлетов һәм Әбүдәр Гөмәров катнаштылар. “Бердәм Россия”  сәяси партиясе эшләгән “Безнең кадерле  ветеран”  проектының бер өлеше булган “Җиңүнең 70 йөзе” циклы фоторәсемнәреннән каталог булдырылачак, 70 портреттан күргәзмә оештырылачак. Ә күргәзмә Казаннан соң республиканың барлык районнарында булып чыгар, дип планлаштырыла.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International