Актанышта бадминтон буенча җирле Федерация оешты

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының бадминтон Федерациясе 2010 елның 15 мартыныннан бирле нәтиҗәле эш алып бара.

Бадминтон уены бик борынгы, ул 2 мең элек үк билгеле булган. Волан дип аталган уен җайланмасын ракеткалар ярдәмендә сетка аша бер яктан икенче якка атудан гыйбарәт булган спорт төре. Ул сетканың ике ягында бер-берсенә капма-каршы торган ике уенчы яисә икешәр кешедән торган ике команда арасында уйнала. Уен турыпочмаклы формадагы, аяк шумый торган, сетка белән ике тигез өлешкә бүленгән мәйданчыкта бара. Көндәшләр сетканың төрле якларында урнаша. Уенның максаты – воланны көндәшең ягында җиргә төшәрлек итеп сетка аша җибәрү.

Кичә, 1 апрель көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында ТР бадминтон Федерациясенең башкарма директоры Аскар Гареев белән очрашу узды.

Актаныш районында 12 спорт төре буенча Федерациясе эшләп килә. 1 апрель көнне бадминтон буенча да җирле Федерация оешты. Аның рәисе итеп Руслан Гарипов сайланды. Әлеге Федерациянең төп максаты булып районда әлеге спорт төрен үстерү, район спортчыларын республикакүләм ярышларда катнашуын оештыру кебек эшләр тора.  Аскар Гареев җирле Федерациягә уңышлар һәм киләчәктә дә бадминтон спорт төре белән районыбызда теләп шөгыльләнүләрен дәвам итүен теләде.

Аскар Гареев районыбызда 11 – 12 апрель көннәрендә узачак бадминтон буенча республика лигасына әзерлек белән дә кызыксынды. Узган елларда мондый ярышлар Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә оештырылган булса, быел Актанышта уздырыла. 3-4 апрель көннәрендә сайлап алу турлары булачак.

Югарыда язылганнар буенча фикер йөртеп карсаң, районыбызда бадминтон спорт төре үсеш алды. Бүгенге көндә Актаныш халкы спорт белән шөгыльләнүен күреп сөенергә генә кала.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International