Бүген , 2 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан кичә булып узды. Бәйрәмдә Актаныш беренче санлы мәктәбенең 1"г" сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Зәһинә Долгова) катнашты. Бәйрәм барышында балаларга бу көнне бөек әкиятче, Дания язучысы Г.Х.Андерсенның дөньяга килүе, еллар узгач, нәкъ шул көн Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләп үтелүе турында аңлатылды.
Презентация ярдәмендә укучыларга премия ияләре турында мәгълүмат бирелде. Табышмаклар һәм мәкальләрдән төзелгән интеллектуаль уен уздырылды.