Халыкара балалар китабы көне

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрель көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан кичә үткәрелде.  Балаларга танышу өчен  бөек язучы Ганс Христиан Андерсенның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Китапханәче Ә.Җ.Шәйхелмәрдәнова  Г. Х. Андерсенның "Сандугач"  әкияте буенча викторина  үткәрде.  Кичәдә 1 нче сыйныф укучылары актив катнаштылар. Бәйрәм тәмамлангач балалар зур кызыксыну белән Г.Х. Андерсенның китапларын укырга алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International