Балалар китабы - сихри бер дөнья.

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханә дәресе үткәрелде. Китапханәче Ләйсән Акмалова китапханә белән таныштырды. Әдәплелек серләре турында әңгәмә корды.Әкиятләр белән таныштырды, балалар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды.Балалар исә тәкъдим ителгән табышмакларга җаваплар тапты. Балалар өчен иң күңеллесе китап күргәзмәсе булды. Алар төрледән-төрле китаплар белән таныштылар. Бу дәрес балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Киләчәктә алар безнең китапханәнең иң актив укучылары булырлар диеп ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International