Актаныш командасы - II урында!

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

27-28 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә X укучылар спартакиадасы кысаларында, 2000-2001 елгы спорт сөючеләр катнашында, көрәш ярышлары булып узды. Анда республикабызның 15 районыннан 130 дан артык көрәшче көч сынашты. Әлеге ярышларда Актаныш районы командасы катнашып, II нче урынны яулады.  Ә аерым катнашучыларга килгәндә:

Галиев Рафаиль ( Кадет мәктәбе) -  I урын

Муллахметов Денис ( 2 нче санлы Актаныш мәктәбе) - I урын

Аглямов Илназ (Киров мәктәбе) - II урын

Шәмсиев Айдар (Иске Кормаш мәктәбе) – III урын

Камалов Данис (Меңнәр мәктәбе) – IV урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International