31март көнне Актаныш балалар китапханәсенә яңа китаплар кайтты.
Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу ике көндә (31 март, 1 апрель) яңа кайткан китапларны эшкәртү белән мәшгуль. Тиз арада барлык китапларны инвентарьга алып, маркировкалар уздырып, балаларга тәкъдим итәргә ашыга алар.
Кадерле китап укучыларыбыз! Яңа, матур китаплар белән танышасыгыз килсә, китапханәбезгә рәхим итегез!

.jpg)