Татар-башкорт көрәше буеча безнең призерлар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татар Суыксуы урта мәктәбе базасында  Р.Х. Сираев  җитәкчелегендәге  “Милли көрәш” түгәрәге нәтиҗәле эшли. 30-31 апрель көннәрендә Актаныш муниципаль  район башлыгы призына татар- башкорт көрәше буенча ярышлар булып узды. Бу ярышта безнең мәктәптән 6 укучы катнашты. Алар ярышта үзләренең түгәрәктә өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр. Шулардан 3 укучы финалга үтте. Нәтиҗәләребез  дә куанычлы.  36 кг авырлыкта Шәйхәйдаров Заһит 1 урынга, 60 кг. авырлыкта Шәйхәйдаров Сәйдәш 4 урынга, 65 кг. авырлыкта  Шәйисламов Фирдинант  3урынга лаек булды. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International