Язгы каникуллар вакытында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, әти-әниләре һәм укытучылары дару үләннәрен җыюны оештырдылар. Мәктәп укучылары тарафыннан 260 г каен бөресе җыелды. Әзер продукция “Татпотребсоюз” сәүдә нокталарында сатылачак.