30 март көнне “Мөстәкыйль балалар” проекты кысаларында төзелгән “Дуслык” отряды Актанышның АФТҮ №2 мәктәбендә наркомания һәм психик актив матдәләрне профилактикалау буенча оештырылган ведомствоара семинарында чыгыш ясадылар. Безнең “Дуслык” отряды 2014 елның февраль аенда наркомания һәм башка яман гадәтләрне профилактикалау максатыннан оештырылды. Ел дәвамында отряд укучылары проект кысаларында уздырылган төрле чараларда, акцияләрдә катнаштылар.