Икенче мәктәптә ведомствоара семинар

2015 елның 31 марты, сишәмбе
30 март көнне Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинар узды. Семинарны мәктәп директоры Вахитов И.Р. ачып җибәрде. Укучы балаларның сәхнәләштерелгән чыгышлары тәкъдим ителде. Мәктәп психологы Исламова М.Д. "Путь к успеху" программасы белән таныштырды. 7а сыйныфы җитәкчесе Белоусова М.И. "Имею право знать" исемле мастер-класс күрсәтте. Байсар урта мәктәбе директор урынбасары Амиров А.С. "SMS дети" проектының мәктәптә барышы белән таныштырды. Аннары "Ихлас" үзәге психологлары тренинглар үткәрделәр.
Семинарның икенче өлешендә наркотикларга каршы эш буенча комиссия утырышы булды.
Фотогалерея
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International