Милли көрәш буенча укучылар спартакиадасы

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
   26-27 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында Республика спартакиадасы узды. Бәйгеләрдә 25 районнан 2000, 2001 елгы укучылар катнашты. Кадет интернат-мәктәбеннән катнашкан җиңүче - 8нче сыйныф укучысы Рәфил Галиев иде. Ул 46 кг. авырлыктагылар арасында беренче урынны яулады. Мондый уңышны тәэмин итүдә үзе дә милли көрәш остасы, тренер-укытучы Илнар Насрыев икәне көн кебек ачык. Менә тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе! Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International