Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар узса да, аның хәтирәләре күңелләрдә мәңге сакланыр. Бөек Җиңү көне бер үк вакытта шатлыклы да, авыр сагышлы да көн. 70 еллык Җиңү бәйрәме ишекләребезне шакыганда, илебез буенча сугыш һәм тыл ветераннарын котлау, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырыла.
Актаныш муниципаль районында медальләр һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципаль район Башлыгы исеменнән бүләк пакетлар тапшыру дәвам итә. Ветераннарыбыз яшь тулы күзләре белән үзләре исеменә, чын күңелдән җиткерелгән, котлау сүзләре кабул итәләр. Һәркайсының телендә бер мөһим теләк: илебез, көнебез тыныч булсын, сугыш афәтен күрергә язмасын.