Үткән тәүлектә Татарстанда савып алынган тулаем сөт күләме 3174, 2 тонна тәшкил иткән. Бу, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 140,4 тоннага күбрәк. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Ай башы белән чагыштырганда, ТР да сөт җитештерү күләме 144,1 тоннага арткан. Кичәгедән тулаем сөт күләме 8,2 тоннага арткан. Үткән тәүлектә Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш районнарында 121,9-167,8 тонна продукция җитештерелгән, шул ук вакытта Чирмешән районында - 13,3 тонна гына, Менделеевскида - 15,8, Бөгелмәдә – 24,1, Спаста - 27,7, Тәтештә – 36 тонна.