Хөкүмәт чиновниклары һәм урыннардагы эреле-ваклы түрәләр өере аяк чалмаса, эшмәкәрләр акрын гына аякка басачаклар һәм бөтенләй яңа типтагы икътисад туачак, моңа шикләнмәскә кирәк. Бары тик нефть бәяләре күтәрелеп, илне яңадан хурлыклы һәм мәнсез паразитларча яшәү юлына гына бастырмасын. Позитив сигналларның берсен мин мәктәп укучыларыннан ишеттем: мәктәптә быел, озак еллык тынлыктан соң, беренче тапкыр макулатура җыюны оештырганнар икән. Чүплеккә ташларга кызганып, дистә еллар буе җыелган газета-журнал төпләмәләре ә дигәнче чормадан төште һәм аны тирә-күрше балалары ташып та бетерделәр. Авылның башка очында яшәүче әтиләр дә машина белән килеп алып киттеләр хәтта. Бүгенге технологияләр макулатурадан ниләр генә җитештерергә мөмкинлек бирми: яңадан кәгазь-катыргыга да әйләнә ала ул, бик кирәкле җылылык изоляцияләүче төзелеш материалына да. Белгечләр тотылган кәгазь эшкәртүнең рентабельлелеге 50 процент диләр. Авыл чүплекләре бүген исә чып-чын бәлагә әйләнде.
Хакимият, башка чара тапмагач, аларны тыйды, законнан тыш итеп игълан ителгән чүплекләргә ут төртелеп, тәүлекләр буе тирә-юньгә сөрем таратып утырды. Кемнәр өчендер исә чып-чын табыш чыганагы иде ул ташландык урыннар: берәүләр иске мебельне алып кайтып, өр-яңа итеп ясап сатты, икенчеләр чүплекнең башка игелекләрен күрде. Хәтта сүтелгән иске торакларны да, утынга ихтыяҗ булмаганлыктан, чүплеккә илтеп ташларга гадәтләндек. Моннан ике ел элек безнең тирә-як авылларга ике үзбәк мигранты килеп урнашты да халыкны тотылган мебельне чүплеккә ташламаска өйрәтте: өйдән өйгә йөреп, искергән җиһазларны берничә сәгать эчендә күз кызыгырлык итеп яңартып киттеләр бу алтын куллы осталар. Халык та канәгать калды, үзбәкләр кесәсенә туп-туры мәгънәдә алтын да яуды. Әмма көньяк егетләре инде әллә башка төбәкләргә күчтеләр, әллә, үз ватаннарына кайтып, Россиядә тупланган капиталдан бизнес оештырдылар, хәзер күренмиләр.
Гомумтаркалу һәм ялкаулык хөкем сөргәндә валютаны авызлыклап булмый да булмый инде. Әмма валюта сикереше гел начар нәрсә түгел ул, ул – икътисадны экспортка омтылдыручы менә дигән стимул да. Һәм без шул стимул тәгәрмәченең акрын гына шыгырдый-шыгырдый булса да әйләнә башларга азапланганын күрәбез. Моны район газетасында чыккан белдерүләрне укып та шәйләргә була. Әйтик, пүчтәк кенә бәягә йөргән терлек тиреләре кисәк кенә ике тапкырдан да югарырак сикерде. Кыйммәт бәягә тире тапшырсаң, хәтта акчага өстәп ун кило тоз да бирергә вәгъдә итәләр тире җыючылар. Сәбәбе аңлашыла: сум очсызлану сәбәпле, тирене экспортка озату отышлы бүген. Мал-туар үрчетүчеләр өчен дә кулай, илгә валюта да керә. Тик күн җитештерүче һәм күннән аяк киеме тегүчеләрне генә пошаманга салды бу хәл. Хөкүмәткә тире экспортлауны тыюны сорап мөрәҗәгатьләр ява башлады. Һәм чиновниклар үзләренә хас гадәти мәгънәсезлек белән үткән елның октябреннән мартка кадәр тыюны гамәлгә кертеп тә куйганнар иде инде. Тик вакыт тиз уза: инде март үтеп бара һәм тире җыючылар активлаша.
Күн эшкәртүчеләр тагын зар елый башлаячак, димәк, мәңгелек тыюлар сораячаклар. Юк инде, күгәрченкәйләрем, эшлисегез килә икән, хак бәясенә сатып алыгыз чималны да яхшы итеп эшкәртеп, экспортка сез чыгыгыз һәм (кем комачаулый???) баегыз рәхәтләнеп. Яисә эчке базарны импортка кызыкмаслык итеп, сыйфатлы товар белән кинәндерегез. Заман сезнең өчен менә дигән шартлар тудырды бит, ник файдаланмыйсыз?! Әле бит кайчан гына менә дигән сәхтиян күн ясарга, тун тегәргә яраклы сарык-кәҗә тиреләрен, бәясе булмау сәбәпле, чүплеккә ташларга мәҗбүр иттегез мал тоткан халыкны. Тире җыючылар сарык тиресе күрсәләр, йөзләрен генә җыералар иде. Белдерүләрдә мине шатландырган тагын бер хәбәр бар: килосын унбиш сумга гына булса да ат тиресе җыя башлаганнар. Шаккатмалы хәл бу! Ат суючылар әле кичә генә тирене кая куярга белмичә, чүплеккә ташлыйлар иде. Соңгы тапкыр ат суйганда, һәр эшнең рәтен белүче Рәис абый Шәкүровка: “Шушы тиредән берни дә ясап булмыймыни соң?” – дип сорау бирдем. “Өйрәнерләр, өйрәтә торган вакыт җитә”, – диде Рәис абый.
Вакыты җитте, сәгате сукты, димәк. Ат тиресен җыялар! Дөрес, Россиядә ат тиресен эшкәртә белүчеләр юк. Аны бүген хәтта Европа да эшкәртми. Мин “Спартак” аяк киемнәре берләшмәсе менеджерларыннан белештем: “Ат күненнән ботинкалар тегәсезме?” – дидем. “Кызганыч, мөгезле эре терлек күне белән генә эшлибез”, – диделәр. Ат тиресеннән күн эшләү технологиясен кайчандыр Испаниядәге мөселман маврлар эшләгәннәр, шуңа күрә мәшһүр Кордова хәлифәтлеге аңа үз исемен биргән: ат күнен бүген дә кордован (кордоуан) дип атап йөртәләр. “Мәңгелек аяк киеменә ия булырга теләсәң, кордоуан ботинкалар ал”, – диләр. Чынлап та, күз явын алырлык елкылдап торган бу ботинкалар, кия белеп кисәң, бик озакка чыдый, кыршылса-тырналса да, аз гына шомартып җибәрүгә элекке хәленә кайта, диләр.
Шуңа күрә кордоуан бик кыйммәт тора: атаклы Alden бренды чыгарган ботинканың, әйтик, бәясе – 800 евро, безнеңчә 50-60 мең сумнар тирәсе торганнарын табарга мөмкин чит илләрдән. Арзанраклары 30 мең тирәсе йөри, шуңа күрә “миллиардерлар аяк киеме” дигән мактаулы исеме дә бар кордоуанның. Без исә ат суябыз да, мәшһүр кордоуан җитештерергә яраклы чималны чүплеккә ташлыйбыз. Ташлый идек, дөресрәге, моңарчы. Шуннан соң әйтеп карагыз инде безне фәкыйрьләр дип. Кордоуан күнне ат тиресенең бар җиреннән дә эшләмиләр, бары тик арткы сырт өлешендәге иң юка урыныннан гына яхшы күн чыга. Бу – бер-бер ярым пар ботинкалык чимал дигән сүз. Кайчандыр атаклы болгари күн белән дан тоткан безнең төбәк, ихтыяҗ булса, ат тиресеннән яхшы күн эшләрлек технологияләр һәм осталар бирмәсмени?! Ихтыяҗ исә бар, сумның түбән тәгәрәве, сыйфатлы итеп җитештергәндә, теләсә нинди товарны экспортка табышлы итеп сату мөмкинлеге бирә бүген.