Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Владимир Путин очрашу барышында Татарстан Республикасының соңгы биш елдагы үсешен югары бәяләде. “Соңгы елларда Сезнең җитәкчелектә республика иреш­кән нәтиҗәләр Россия Федерация­сендә иң яхшылардан, – диде Владимир Путин. – Эшегездәге югары темплар арта барыр дип ышанам”.
Төбәк җитәкчесе вазыйфаларын 2015 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты сай­лауларына кадәр үтәвегезне сорыйм, диде Владимир Путин, Рөс­тәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Үз чиратында Рөстәм Миң­неханов Владимир Путинга ышанычы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан Республикасын социаль-икъ­тисадый үстерү турында мәгълүмат бирде, кайбер юнәлешләр хакында җентекләбрәк сөйләде.


Россия Президенты Владимир Путин “Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында”гы указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган документ тексты нигезендә, Рөстәм Миң­неханов вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә,  Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

 

Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәс­кәүдә World Skills International (WSI) оешмасы вәкилләре белән уздырылган очрашуда да катнашты. Ил Президенты Владимир Путин уздырган очрашу WSI халыкара комиссиясенең Россиянең 2019 елдагы WorldSkills Competition Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген ачыклауны максат иткән инспекцион сәфәре кысаларында уза. Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия Федерациясе һөнәри осталык җәһәтендә халыкара ярышлар үт­кәрүгә гаризаны 2015 елның гыйнварында бирде. Безнең гариза өстен дип табылса, ярышлар Казанда узчак. Оештыручылар Татарстан башкаласын сайлаган очракта, Владимир Путинның бу чарага килә­чәген әйтте.


Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәби­уллина белән дә очрашты. Очрашу вакытында берничә килешү имзаланды. Аның берсе – бердәм формат нигезендәге кредит булмаган финанс оешма­ларының электрон хисап тоту проектын тормышка ашыру килешүе. Бу эшне беренче булып Татарстанда сынап карамакчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International