Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы район комитетының XXII отчет-сайлау конференциясе

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

24 март көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы район комитетының XXII отчет-сайлау конференциясе булып узды. Конференция  барышында профсоюз комитетының 2010-2014 еллардагы эшчәнлеге мәсьәләләре, ревкомиссия отчеты, мандат комиссиясе сораулары һәм профсоюзларның район комитетының яңа составын сайлау кебек сораулар каралып үтте.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе Мөдәрис Ханов докладыннан аңлашылганча, 2010-2014 елларда профсоюз комитетының төп игътибары агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга, шулар нигезендә агросәнәгать комплексын тагын да үстерүгә юнәлдерелде. Җәмгыятебездә соңгы елларда барлыкка килгән катлаулы икътисадый хәл безнең кебек чиста авыл хуҗалыгы районнарына үзенең тискәре йогынтысын ясый бирә. Шулай булуга карамастан, районыбыз хезмәтчәннәре зур уңышларга ирештеләр. Соңгы 2014 елда гына да 149 мең икмәк җитештереп районыбыз республикада икенче урынны яулады. Терлекчелекне үстерү, малларның баш санын арттыру, продукция җитештерү буенча да нәтиҗәле эшләр башкарыла. Азык-төлек проблемасын хәл итү буенча барлык резервларны хәрәкәткә китерү таләп ителә. Моның бер юлы буларак районда шәхси хуҗалыклар үсеше дә кайгыртыла. Бүгенге көндә Актаныш районында 42 фермер, 26 гаилә фермасы нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

Җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә, эшнең сыйфатын яхшыртуда, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә мораль һәм материаль кызыксындыру чараларының әһәмияте бик зур. Бу максатларда, ел саен эшкә йомгак ясалып районда алдынгылар слеты үтә. Көзге кыр эшләре төгәлләнгәч, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан “Уңыш” бәйрәме үткәрү традициясе дә дәвам итә. Анда да шулай ук лаеклылар хөрмәтләнә.

Профсоюзларның республика комитеты тарафыннан бушлай бирелгән юлламалар белән ял итеп кайтучылар да бар.

Шулай булса да отчет чорында районыбыз агросәнәгать комплексындагы оешмаларда профсоюз вәкилләренең шактый кимүен күзәтәбез. 2010 елгы март ае конференциясе материалларныа караганда, район оешма-хуҗалыкларында барысы 3116 кеше учетта торган булса, хәзер 2100 кеше учетта тора, ягъни 1016 кеше профсоюздан китүен күзәтәбез. Профсоюз райкомы члены булып 14 хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре, 15 профсоюз җитәкчесе яки профактивист тора һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

Актаныш районы пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Дилшат Әмирҗанов  льготалы шартларда пенсиягә чыгу, моның өчен аттестация үтүнең мөһим булуын һәм башка сораулар буенча чыгыш ясады.

Актаныш муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Айдар Хаев профсоюзлар алдында торган бурычлары турында билгеләп үтте һәм киләчәктә аларның эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз райкомы рәисе итеп янәдән Мөдәрис Ханов сайланды.

Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы район комитетының эшчәнлеге уңай дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International