Меңнәр мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
21 март  көнне мәктәптә Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Укучылар бу бәйрәмгә багышлап шигъри юллар  һәм җырлар башкардылар, күчтәнәчләр җыйдылар. Бәйрәмнең төп өлешендә коллектив белән тышта күңелле уеннар, кызыклы ярышлар оештырылды, изге теләкләр белән карачкы яндырылды. Иң ахырдан алар кайнар коймаклар  һәм күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик күңелле узды. Ә алда балаларны 9 көнлек язгы каникуллар көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International